13 ноябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Татарстаннан Луганск Халык Республикасына яшь үсентеләр җибәрелде
Паркларны, скверларны һәм мәктәп ишегалларын яшелләндерү өчен Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 430дан артык агач һәм куак үсентесе җибәрелде. Үсентеләрне Казан дәүләт аграр университеты студентлары һәм укытучылары практик дәресләр вакытында үстергәннәр.
-
Яңалыклар
«Физик-химик алгарыш» республика проекты белем бирү сәфәрләре сериясен дәвам итә
«Физик-химик алгарыш» республика проекты белем бирү сәфәрләре сериясен дәвам итә. Ике фәнне берләштергән программага 9 ноябрьдә старт бирелде: фәннәрне тирәнтен өйрәнү өчен берьюлы ике дисциплина буенча дәресләр башланып китте. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Татарстан белән Кытай медиа өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалады
Кытайның Урумчи шәһәрендә Кытай Халык Республикасының Синьцзян радио һәм телевидение станциясе белән «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ (ТНВ) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында катнашты. Очрашу Мәскәүдә узды һәм физкультура чараларын һәм спорт ярышларын оештыруга багышланган иде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
-
Риман Гыйлемханов
Күрше тавыгы
Беркөнне дуслар белән үз авылларында табышкан-кавышкан, гаилә корган егетләр, кызлар турында сөйләшеп утырдык. Бармак бөгә-бөгә дигәндәй санап та карадык. Андыйлар бик аз икән, кем әйтмешли, «күзгә кырып салырлык» кына. Ни гаҗәп, күбебезнең әтиләре дә үз авылларында «лаеклы» кыз тапмаганнар булып чыкты.
-
МӨҺИМ
Атына күрә чанасы: Татарстанда яшәүчеләр кышка ничек әзерләнә?
Ноябрь уртасына җиттек, җәмәгать. Кыш җилләре исә башлады. Аларның салкыны түләү кәгазьләре аша да үтеп керде диярсең. Өйләрне җылытуга киткән чыгымнар артты инде. Өстәвенә быел яңача да түлибез. Һәрвакыттагыча көтмәгәндә кар ишеп ява башласа, шәһәргә урам себерүчеләр дә җитми. Шуңа күрә Казан урамнарына... робот-җыештыручылар чыгачак. Ә авылны? Гадәт саклыймы? Кышка әзерме сез, иптәшләр?
-
Яңалыклар
Сез ватанпәрвәрме? Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштыру уздырган
Россиядә яшәүчеләрнең 91 проценты үзләрен – ватанпәрвәр, дип, 59 проценты – һичшиксез, ватанпәрвәр, дип саный.
-
Яңалыклар
Республика халкы балаларын яңа мәктәпкә «Дәүләт хезмәтләре» аша яздыра алачак
Татарстанда Бердәм дәүләт хезмәтләре порталындагы массакүләм социаль әһәмиятле хезмәтләр исемлегенә яңа мәктәпкә язылу һәм күчерү кертелде. Тиешле боерыкка Республика Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстанда кар кайчан ятачак? – Синоптик фаразы
Татарстанда тотрыклы кар катламы ноябрь ахырында – декабрь башында гына формалашачак. Бу хакта «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».